Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан барлык кирәкле продуктлар һәм товарлар белән тулысынча тәэмин ителгән

Татарстанда азык-төлек запасы ике айга җитәчәк.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанда азык-төлек запасы булдырылган, ул кимендә ике айга җитәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Республикада булдырылган продукция запасы “сатып алучылар ихтыяҗлары нигезендә даими тулылана”, - диделәр ведомствода.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирешмәскә, ә продукцияне сатучыларга бәяләрне арттырмаска чакырды.

Татарстан кибетләрендә продуктлар булуын тикшереп торучы махсус штаб эшли. Ул Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев