Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан башкарма хакимияте органнары бурычларын халык алдында формалаштыру башланды

Министрлыклар эшенең өстенлекле өлкәләре буенча тәкъдимнәрне экспертлардан 2 атна дәвамында җыячаклар.

2021 елга Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру башланды, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы.

«Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән бергә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк», — диелә хәбәрдә.

Министрлыклар эшенең өстенлекле өлкәләре буенча тәкъдимнәрне экспертлардан 2 атна дәвамында җыячаклар. Экспертлар арасында — һөнәри, академик бергәлек һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, үз эшенең профессионаллары, шактый эш тәҗрибәсе һәм хакимият органнары профиле буенча казанышлары булган профессионаллар.

Аннары кергән тәкъдимнәрне иҗтимагый советлар караячак һәм ай дәвамында ТР дәүләт хезмәтләре порталының «Халыктан сораштырулар» сервисында узачак ачык республика онлайн-тавыш бирүенә чыгарачак.

Сораштыру йомгаклары буенча тәкъдимнәрнең яртысы күпчелек тавышларны җыйган максатлар һәм бурычлар буенча сайлап алыначак. Һәм инде алардан иҗтимагый советларның йомгаклау утырышларында киләсе елга министрлыклар эшенең биштән алып җиде приоритетына кадәр билгеләнәчәк. Фикер алышуда кызыксынучылар, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнар катнаша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев