Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан "Безнең Җиңү көне" җыр марафонына кушылды

Ролик үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк төшерелгән.

Казанда җырны Казан мәдәният һәм сәнгать институты һәм Казан Кремле янында башкаралар.

Роликны төшерүдә РСФСРның халык артисты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганиева, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, Голос. Дети” проектында катнашучы Айгөл Вәлиуллина, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары катнашкан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ролик үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк төшерелгән.

“Һәр артист Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акцияләрдә, флешмобларда бик теләп катнаша. Минем уйлавымча, бу яшьлекләрен, сәламәтлеген һәм көчләрен кызганмыйча, илебезгә җиңү алып килгән сугыш ветераннарына, бабайларыбызга, әтиләребезгә рәхмәт, хөрмәт билгесе”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Венера Ганиева.

Җыр марафоны 25 апрельдә Идел буе федераль округында старт алды. Анда катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, туган телләрендә танылган җыр башкаралар. Акциядә Идел буе федераль округының 14 төбәге катнаша. Татарстан эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев