Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан буенча сәяхәт итәргә яратучыларга ял өчен компенсация түләнәчәк

Инде хәзер үк Татарстанда туристлар агымы зур.

Татарстан туристларга ял итү чыгымнарын компенсацияләүче төбәкләр исемлегенә керде. Бу мәгълүматны ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.
Туризм пандемия чорында аеруча зыян күргән тармак булып чыкты. Дәүләт Думасы утырышында федераль хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән һәм алдан ил Премьер-министры тарафыннан яңгыратылган әлеге акцияне оештыру турындагы карар туристлар агымын җәлеп итү буенча адымнарның берсе булачак.
Россиядә ял итәргә ниятләгән туристлар турлар сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияли алачак. Кешбэкның күләме 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Компенсацияне 5 көннән дә ким булмаган турпакетлар сатып алуга һәм бу елның 15 августыннан 20 декабренә кадәр бару вакыты белән алырга мөмкин. Түләү «Мир» картасы белән башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев