Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан эшкуарларына маркетплейсларда сата башларга ярдәм итәчәкләр

Семинар 3 сентябрьдә Алабугада үткәрелә.

3 сентябрь көнне 12:00 сәгатьтә Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда (Нефтьчеләр пр., 24 йорт) «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге оештырган «Интернет-торговля, как будущее предпринимателей» дип исемләнгән бушлай уку-гамәли семинар булачак.

Спикерлар:
— Юлиана Гордон, Россиянең электрон коммерция буенча әйдәп баручы эксперты, электрон сәүдә үзәгенең эксперт советы рәисе.
— Елена Салытова, Татарстан, Чуашстан, Марий Эл Республикалары территориясендә СДЭК директоры.

«Безнең максат — интернет аша сезнең продукцияне сату яки хезмәт күрсәтү мөмкинлеген күрсәтү. Әгәр сез — товарлар яки хезмәтләр җитештерүче һәм сез үз сату базарын киңәйтергә, Интернетта товарлар яки хезмәтләр сата башларга яки маркетплейсларга чыгарга теләсәгез — безнең экспертлар Россия һәм халыкара тәҗрибә турында сөйләячәкләр һәм уртаклашачаклар», — дип сөйләде ЦЭТ башкарма директоры Инесса Яруллина.

Чарада катнашу өчен алдан теркәлү түбәндәге сылтама буенча ачык: https://www кecom.tatar/link.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев