Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан эшмәкәрләре үз бизнесларына ярты миллион сумга кадәр акча алачаклар

Үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча алачак.

2021 елда Татарстанда эшмәкәрләргә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен субсидияләр бирү башлана.

Әйтик, үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча алачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акча «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча бүленәчәк. Моннан тыш, ел башыннан Татарстан бизнесменнары 350 млн сумнан артык суммага микрозаймнар алды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлеге белән эшмәкәрләргә 680 млн сум акча бирелгән. Бу бизнеска 4 млрд сумнан артык акча җәлеп иткән.

Татарстанда җитештерелгән продукцияне сатуны киңәйтү өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомствога караган оешмалар бизнес вәкилләренә үз товарларын һәм хезмәтләрен маркетплейсларда теркәргә һәм сатарга ярдәм итә.

Моннан тыш, Татарстан Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының бөтен дөнья буенча күргәзмәләрдә катнашуын финанслый, халыкара сертификат алуда һәм чит ил сатып алучыларын эзләүдә ярдәм итә.

Быел Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итүгә 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Алар өчен максатларны дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы «май» указында формалаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев