Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан эшмәкәрләрен экспорт эшчәнлегенә бушлай өйрәтәчәкләр

Курслар 3 ноябрьдә башлана.

Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды «Экспорт мәктәбе» программасы буенча белем алырга теләүчеләрне туплый. Өйрәтү программасы кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен булдырылган. Курслар экспортка сатарга яки бу юнәлештә сатуларны арттырырга, белем тупларга теләгән эшмәкәрләргә юнәлгән. 
Россия экспорт үзәге курслары модульле принцип буенча төзелгән 11 семинардан тора. Теория өлеше практик занятиеләр белән ныгытыла.
Курслар 3 ноябрьдә экспорт эшчәнлеге нигезләре буенча семинар белән башланып китә. Семинарны Экспорт мәктәбе тренеры Эмиль Шенфельд үткәрә.
Проектта катнашу бушлай.
Семинарда катнашу өчен https://exportedu.ru/events/2928 ссылкасы буенча кереп, анда теркәлергә һәм укуларда катнашуга заявка бирергә кирәк.
Тулырак мәгьлүмат +7 917-888-28-82 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев