Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан эшмәкәрләренә ярдәмгә 2020 елда өч млрд сум акча бирелгән

2020 елда Татарстан эшмәкәрләре ТР Икътисад министрлыгыннан өч млрд сумнан артык финанс ярдәм алды. 

Ярдәм дәүләт программалары, «Урта һәм кече эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелде.
482 миллион сум федераль бюджеттан, 1 млрд сум республика казнасыннан, калган средстволар Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды һәм ТР Гарантия фонды капиталыннан бирелде. 

Финанс ярдәм белән республиканың 1200дән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәр файдаланды. 

2020 елда микрофинанс продуктлар программасы киңәйтелгән. Ярдәмгә 30 процент керемен югалткан эшмәкәрләр, моношәһәр эшмәкәрләре, индустриаль парк һәм сәнәгый мәйданчык резидентлары, икътисадның реаль секторы эшмәкәрләре, инвесторлар, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр — вузны яңа гына тәмамлаучылар, студентлар, үзмәшгульләр исәп тота ала.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 524-90-90

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев