Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Mercedes һәм Porsche хуҗаларына юлларда тикшерүне вәгъдә итте

Премум-класслы автомобиль хуҗаларының дүрттән бер өлеше диярлек транспорт салымын түләми.

2020 елда кыйммәтле автомобиль хуҗаларын ЮХИДИ хезмәткәрләре, салым органнары һәм суд приставлары вәкилләре катнашында автомобиль юлларында массакүләм тикшерүләр көтә. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Инспекция башлыкларының игътибарын премиум-класслы автомобильләр һәм элиталы күчемсез милек хуҗаларына юнәлтәсем килә. Республикада кыйммәтле автомобиль хуҗаларының дүрттән бер өлеше диярлек транспорт салымын түләми. Үзләре Mercedes һәм Porsche кебек машиналарда йөриләр, ә салым түләргә теләмиләр», — диде Сафиуллин 2020 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетын үтәүгә багышланган киңәшмәдә.
«Андыйларга карата без мәҗбүри җәза чаралары кулланабыз, ә быелдан ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары белән берлектә юлларда автомобильчеләрне милек салымнарын түләү буенча тикшерүне тәэмин итәчәкбез. Бурыч булган очракта транспорт чарасы штрафстоянкага эвакуацияләнәчәк», — дип өстәде ул.
Сафиуллин сүзләренә караганда, октябрьдә 2,2 млн татарстанлы салым уведомлениеләрен электрон кабинетларда яки почта аша ала башлаячак. «Якынча исәпләүләр буенча, көтелгән салым суммасы 7,7 миллиард сум тәшкил итәчәк, бу узган елгы күрсәткечтән 500 миллион сумга күбрәк,» — дип билгеләп үтте докладчы.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары буенча киңәшмәсе узды. ТР Президенты бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев