Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан – хакимият эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча РФ субъектлары арасында беренче.

Шушы көннәрдә региональ үсеш министры Олег Говорун РФ Хөкүмәте утырышында Россия субъектлары башкарма хакимияте органнарының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган чыгышында узган елгы комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча федерациянең иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 10 субъектның билгеләнүен хәбәр итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 нче урында - Татарстан Республикасы, аннан соң - Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Чуашстан, Пермь крае, Мәскәү, Омск, Тамбов, Кострома һәм Әстерхан өлкәләре.

Регионнарда хакимият нәтиҗәлелеге һәм дәүләт идарәсенең, мәгарифнең, сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалыкның үсеш динамикасында ирешелгән күрсәткечләр буенча комплекслы бәяләү ясала. Шулай ук халыкның хакимиятне бәяләве һәм бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту да исәпкә алына.

РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, 10 регион-лидер грант алачак. Беренче урын алган субъект 160 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев