Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан илкүләм проект буенча 160 автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алачак

2021 елда илкүләм проект буенча Казан, Чаллы һәм Түбән Кама автопаркларын яңарту планлаштырыла. 

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча киләсе елда 206 берәмлек транспорт белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта мәгълүмат белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов уртаклашты. 
Ханифов сүзләренчә, быел илкүләм проект буенча Татарстан 53 автобус алган, тагын 20не аласы калган. 
Шулай итеп, 2021 елда илкүләм проект буенча Казан, Чаллы һәм Түбән Кама автопарклары яңартылачак. 
160 зур автобус, 28 троллейбус һәм 18 трамвай алу планлаштырыла.
Автопаркларны куркынычсызлык максатында яңартырга кирәк, дип ассызыклады министр. Таушалган автобусларга алмашка яңалары кайтырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев