Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан кече шәһәрләрне төзекләндерү проектына 490 млн сумлык грант отты

Өч ел конкурста катнашу дәверендә Татарстан 1,6 млрд сум акча алды.

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Россия күләмендәге бәйгедә даими катнашып, Татарстан федераль бюджеттан барлыгы 1,6 миллиард сумлык грантлар алды. Әлеге бәйге «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2018 елдан үткәрелеп килә.
Быел IV Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча, Татарстан кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерүгә 490 миллион сум җәлеп итте. Бәйгедә республикадан 12 проект тәкъдим ителгән иде, шуларның 8е хупланды.
Хәзер бу акчаларга Бөгелмәдә күл тирәсен, Буада үзәк мәйданны, Азнакайда елга буен, Нурлатта «Кондырча» паркын, Мамадышта Нократ яр буен, Тәтештә Троицкая урамы һәм Вшиха тавын, Менделеевскида Ушков утрауларын, Минзәләдә Ленин паркын төзекләндерергә планлаштырыла.
Россия күләмендә оештырылучы бәйге 100 меңгә кадәр халык яшәгән шәһәрләр һәм федераль яки төбәк дәрәҗәсендә әһәмияткә ия тарихи торак пунктлар арасында ел саен уздырыла. 2018 елда анда Татарстаннан 14 проект җиңү яулап, 905 миллион сум акча алган иде. 2019 елда Мамадыштагы табигать-спорт комплексы проектына 60 миллион сум бирелде. 2020 елда Баулы, Зәй һәм Лаеш шәһәрләре барлыгы 185 миллион сум күләмендә грантка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев