Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан халкы 5G вышкалары буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлаган

Татарстанда гражданнарның уяулыгы ярдәмендә ел саен 20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә станциясе ачыклана.

Татарстанда яшәүчеләр 5G вышкалары һәм аларның сәламәтлеккә булган зыяны турында күбрәк борчыла. Борчылу нигезсез, чөнки урнаштырыр алдыннан барлык элемтә станцияләре катгый тикшерү үтә. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар врачы Марина Патяшина сөйләде.
Спикер сүзләренчә, кәрәзле элемтәнең база станцияләре һәрвакыт халыкта шикләнү тудыра — татарстанлылар нурланыштан курка. 
«Без хәзер бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләрнең артуын күрәбез. Бүгенге көндә бездә 5G вышкасын урнаштыру буенча бер документ та килешенмәгән. Шуңа күрә, вышкалар бөтен җирдә куела дигән сүз дөрес түгел. Алар халык куллануы өчен түгел, эксперимент максатында урнаштырыла. Әлегә 5G вышкаларының рөхсәт ителгән нурланыш дәрәҗәсе турында нормативлар юк», — дип билгеләп үтте җитәкче. 
Кәрәзле элемтәнең башка база станцияләрен урнаштыру буенча кагыйдәләр бар. Роспотребнадзор шулар буенча рөхсәт бирә. 
Татарстанда гражданнарның уяулыгы ярдәмендә ел саен 20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә станциясе ачыклана.
Cуд аркылы туктатылганнан соң, алар, эшчәнлекләрен дәвам итү өчен, барлык тикшерүләрне үтәргә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев