Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан халкы цифрлы күнекмәләргә бушлай өйрәнә алачак 

Шәхси цифрлы сертификатлар буенча мәгьлүматны 8 (800) 600-35-15 телефоны буенча алырга мөмкин.

Татарстанда яшәүчеләр «Шәхси цифрлы сертификат» проектында катнашып, бүгенге көндә актуаль булган IT-компетенцияләрне үзләштерә ала. Бу турыда Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Бүгеннән, ягьни 15 октябрьдән башлап, проектта катнашу өчен теркәлә башларга мөмкин. Проектта пенсия яшенә җитмәгән, югары яки урта һөнәри белемле балигь булган Рәсәй гражданнары катнаша ала. Заявкаларны цифровойсертификат.рф сайтында 30 октябрьгә кадәр бирергә була. Уку ноябрь аенда башлана.
Шәхси цифрлы сертификатлар «Цифровая экономика» милли проекты һәм «Цифрлы икьтисад өчен кадрлар» федераль проект кысаларында тапшырыла. 
Укулар 72 сәгать дәвамында дистанцион форматта алып барылачак. Катнашучылар 22 IT юнәлешнең берсен сайлап алырга мөмкин. Курс тәмамланганнан соң тыңлаучыларга квалификацияне арттыру турында документ тапшырыла.
Барлык кызыксындырган мәгьлүматны 8 (800)600-35-15 номерына шалтыратып белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев