Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мәчетләрендә мөселманнар өчен махсус SIM-карталар сатыла башлаячак

Сентябрь аеннан Татарстан мәчетләрендә мөселманнар өчен махсус SIM-карталар сатыла башлаячак. Бу карталарның тариф планы үзенчәлекле: аларны сатудан һәм кулланудан кергән акчаның бер өлешен "Зәкәт" хәйрия фондына күчереп барачаклар.

Бу SIM-карталар сатуны оештыручы компания әлегә үзенең исемен атарга теләми. Оешма вәкиле безгә моны: "Проект әле сынала гына, алдан мәгълүмат бирмибез", - дип аңлатты. Оешманың Татарстанның мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенә керүе генә билгеле. Әлеге проект идеясе аларда берничә ел элек үк туган булган. Бу вакыт эчендә алар проектны тормышка ашырырга ярдәм итәрлек кәрәзле элемтә операторы эзләгәннәр. Булышырга Татарстанда эшләүче элемтә операторларының бары берсе генә ризалашкан.
Проектның мәгънәсе шунда: әлеге тарифка тоташтырылган SIM-карта хуҗасы телефоннан сөйләшүе белән үк саваплы гамәл кылачак. Чөнки сөйләшүгә киткән акчаның бер өлеше "Зәкәт" хәйрия фондына күчә барачак. Оешма вәкиле сүзләренчә, бу - SIM-картаны кулланучылар сөйләшү өчен күбрәк түләячәк дигән сүз түгел. Киресенчә, проектны оештыручы компания һәм кәрәзле элемтә операторы үз кеременең бер өлешен хәйрия эшчәнлегенә бүлеп бирәчәк. "Зәкәт" фондына акчаның ничә проценты күчереләчәге әлегә хәбәр ителми. Мөселманнар өчен дип аталса да, тарифтагы SIM-карталарны башка дин вәкилләре дә сатып ала һәм куллана алачак, дип яза

"Ватаным Татарстан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев