Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары үткәреләчәк

Дәресләргә теләге булган һәркем килергә мөмкин.

1нче октябрьдән Татарстан мәчетләрендә янәдән татар теле курслары ачыла: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла.
2020-2021-нче уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар Татарстанның 45 мөхтәсибәтен колачлаячак, шул исәптә Казанның 45 мәчетен. Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Хәзерге вакытта курслар узачак мәчетләрдә бүлмәләр барлык уку кирәк-яраклары, әсбаплар белән тәэмин ителде, техник чаралар белән җиһазландырылды, Татарстан мөхтәсибәтләре аша дәреслекләр таратылды. Моннан тыш, дәресләр үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алыначак: укучыларның медицина битлекләреннән килүләре һәм мәчеткә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри булачак.
Мәчет каршындагы татар теле курсларына башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай. 
Курсларга 1 октябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Шәһәребездә ул Алабуга Җәмигъ мәчетендә үткәрелә. Ул Тынычлык проспекты, 2 адресы буенча урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев