Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрне Корбан гаетен Сovid-19га каршы чараларны үтәп үткәрергә чакырды

Камил хәзрәт искәртеп узганча, мәчетләрдә берьюлы 100дән артык кеше җыелу тыелган, шуңа күрә кардәшләребезнең күбесенә намазны дистанцияне саклаган килеш мәчет яны территориясендә укырга туры киләчәк.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрне Корбан гаетен Сovid-19га каршы чараларны үтәп үткәрергә чакырды. Бу хакта мөфти бәйрәм уңаеннан татарстан мөселманнарына юллаган мөрәҗәгатендә әйтеп үтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, Корбан гаетен зарыгып сагынучы бөтен мөхтәрәм җәмәгатьне якынлашып килүче бәйрәм белән ихластан тәбриклим!
Корбан гаете — ул барча галәмнәрне юктан бар Кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп Торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбызны һәм олуглауларыбызны мөлкәтебез аша ирештерү бәйрәме булып тора. Корбан чалып, без Раббыбызның сансыз игелекләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, Аңа тугрылыгыбызны исбат итә алабыз. 
Мөхтәрәм җәмәгать! Мин кабат бөек бәйрәмне нинди санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә каршы алуыбызны искә алырга мәҗбүрмен. Пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә гает Татарстанда берничә шарт белән узачак — аларны мәчеткә килгән һәркем үтәргә тиеш.
Рәхим итеп, сездән аларга бөтен җитдилек һәм җаваплылык белән якын килүегезне үтенәм: мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә тиешлекне, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәклене исегездән чыгармагыз!» — диде мөфти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев