Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тавыш бирүгә кушылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин казан мәктәбе бинасында урнашкан 88нче номерлы сайлау участогында тавыш биргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Сайлау пунктына кергәндә аның температурасын үлчәгәннәр, шәхси саклану чаралары һәм ручка биргәннәр. Аннан соң ул сайлау комиссиясе әгъзасына киңәйтелгән рәвештә паспорт күрсәтеп, бюллетень алып, тавыш бирү өчен кабинага юнәлгән.
Татарстан мөфтие фикеренчә, киләсе елларда дәүләт һәм җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең ничек корылачагы безнең сайлауга бәйле. 
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза. Мобиль пунктларда һәм сайлау участокларында алдан тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев