Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан мөфтие республика әләмен Эльбруста күтәрде

Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитсу буенча кышкы җыеннарда булган вакытта, 4460 метр биеклеккә менде.

Ул Татарстан әләме белән истәлекле фотога төште.
«Бу көннәрдә Мин Россия джитсерларының кышкы спорт җыеннарында катнашам. Көненә ике күнегү узабыз, анда джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев белән бергә үзебезнең көрәш күнекмәләрен камилләштерәбез. Шулай ук Эльбрус тавында 4460 метр биеклеккә күтәрелдем», — дип сөйләде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.



Шул ук вакытта Камил хәзрәт, «4460 метр — бу кышкы чорда күтәрелешнең максималь дәрәҗәсе», дип ачыклык кертте. Эльбрус биеклеге — 5642 метр, бу — Европа белән Азия арасындагы чикне Төп Кавказ сырты буенча яки көньяктан үткәргәндә, Россиянең һәм Европаның иң биек өслеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев