Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан пенсионерларын финанс белеме алу өчен онлайн-курсларга чакыралар

Дәресләр онлайн режимда узачак.

Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәгеләр финанс грамоталылыгына өйрәнү өчен Россия Банкы оештырган онлайн-курслар уза алачак. Бу хакта Россия Банкы бүлеге — Татарстан Республикасы Милли банкы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Курслар «ПенсионФГ» проекты буенча үткәреләчәк. Катнашучылар банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк. 
Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайларга, курсларга төркем белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә кушылырга мөмкин. 
Узган ел Татарстанда әлеге проектта 5,5 мең кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев