Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан предприятиеләрендә короновируска каршы вакцинация башланды

Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V» алачак. 

Татарстанның эре предприятие хезмәткәрләренә эш урыннарында короновируска каршы прививка ясый башладылар. 

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белә очрашуда сөйләде. 

«Вакцинация программасы буенча бүгенге көнгә 68 вакцинация ноктасы билгеләнгән. Алар арттырылачак, чөнки медицина учреждениеләреннән тыш безнең сәнәгый мәйданчыкларны да җәлеп итәчәкбез. Мондый эш «Казаньоргсинтез» һәм КАМАЗда башланды һәм алга таба дәвам итәчәк», — дип билгеләп үтте республика башлыгы. 

Республика препаратның 13,4 мең дозасын алган инде, шуларның 6 меңе тотылган. Миңнеханов әйтүенчә, бу айда Татарстанга тагын 190 мең доза «Спутник V» кайтырга тиеш.

«Көн саен бу мәсъәлә безнең контрольдә», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев