Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты 2020 елның 31 декабрен ял көне итү турында карарны имзалады

Боерык нигезендә, эш көне 26 декабрьгә күчерелә.

Татарстанда 2020 елның 31 декабре ял көне булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.
Галимова сүзләренчә, эш көне шимбәгә, 26 декабрьгә күчерелә.
Республика башкарма хакимиятенә карамаган муниципаль һәм дәүләт органнарына, шулай ук Татарстан территориясендәге башка оешмаларга да тиешле эш графигы төзергә тәкъдим ителде.
«Әлеге карар республикада эш вакытын рациональ оештыру максатыннан кабул ителде. 31 декабрь — традицион бәйрәм көн, Яңа елга әзерлек, шулай ук вакытны гаилә белән үткәрү мөмкинлеге икәнен исәпкә алып, эш көнен шимбәгә, 26 декабрьгә күчереп, татарстанлыларны эштән азат итәргә карар кылынды. Бу хезмәт кодексында билгеләнгән таләпләрне үтәп башкарыла», — диде Лилия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев