Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты Казан шәһәре проблемасын шәрехләде

Турыдан-туры эфир барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан янындагы проблемалы мәсьәләләрне күтәрде.

Республика башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төп бурычларның берсе — бу торак пунктларны халыкның уңайлы тормышы өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү.
Татарстан Республикасы Президенты Питрәч районына эш сәфәре барышында ведомстволарга Көек авылында мәктәп яшендәге балалар санын анализларга һәм анда мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр тапшырырга кушты.
Шуның белән бергә, Татарстан Президенты шәһәр яны торак пунктлары проблемаларын комплекслы хәл итүнең мөһимлеген искәртте. Аларда эш урыннары да булдырылырга тиеш. Чөнки шәһәр читендә яшәүчеләр Татарстан башкаласына эшкә барырга мәҗбүр. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, монда индустриаль технопарклар төзү карары булырга тиеш, анда гражданнар эшкә урнаша алыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев