Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

2021нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Бу бәйрәм тылсым, могҗиза көтү, якты өметләр һәм киләчәккә ышаныч белән тулы. Без гадәттәгечә теләкләр телибез һәм нәтиҗәләр ясыйбыз.
Узып баручы ел безне бер-беребезгә тагын да якынайтты, ул республикада битараф булмаган, хезмәт сөюче, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле кешеләр яшәвен күрсәтте. Без сәламәтлегебез турында күбрәк кайгырта, рухи кыйммәтләрне һәм якыннарыбыз белән аралашу мөмкинлеген тагын да кадерли башладык.
Без барыбыз да медицина хезмәткәрләренә, иминлегебезне тәэмин итүче һәркемгә, авыр минутларда мохтаҗларга ярдәм кулы сузган һәр кешегә бик рәхмәтле.
Туган республикабызның гасырлык юбилее татарстанлыларны берләштерүче мөһим фактор һәм халкыбызның горурлыгы, илебез өчен әһәмиятле дата булды. Шәһәрләребез, бистәләребез йөзен бизәгән социаль-мәдәни һәм инфраструктура объектлары ачылды, алар халыкка озак хезмәт итәчәк дип ышанабыз. Дан һәм хәтер елында башкалабыз Казанга „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ дигән югары исем бирелүе дә символик мәгънәгә ия.
Без барыбыз да күпмилләтле илебез белән бердәм фикерләр һәм эшләр белән яшибез. Без бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклыйбыз һәм үстерәбез. Шуңа күрә 2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Яңа шартларда республика икътисады тотрыклы рәвештә үсә бара, бу барлык социаль программаларның үтәлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мул уңыш җыеп алу авыл халкының хезмәт бүләге булды.
Барлык казанышларыбызда — һәр татарстанлының хезмәте өлеше, туган җиребезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырту.
Кадерле дуслар, якынлашып килүче ел барлык хыялларны үтәсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Бер-берегезне саклагыз! Яңа 2021 нче ел белән», диелә Татарстан Президенты котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев