Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты Алабуга районы кырларын күктән күзәтеп чыкты

Ул билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы өлкәсендә уңышсыз күрше Менделеевск районыннан аермалы буларак, Алабуга районы уңышлы санала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында кырларны күктән күзәтеп чыкты һәм хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Аны Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата барды.
Авыл халкы белән очрашу барышында Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов хәбәр иткәнчә, районда чәчү эше 80 процентка төгәлләнгән, агымдагы атнада аны тулысынча тәмамлау планлаштырыла.
Вице-премьер сүзләренчә, Алабуга районы тотрыклылар рәтенә керә.
- Терлекчелек һәм сөт буенча район уртача республика күрсәткеченнән югары, монда үткән елда терлек санын саклап калдылар. Ләкин район 5-6 көчле хуҗалыкка таяна", - дип билгеләде Марат Әхмәтов.
Ул авыл халкын һава торышына бәйле начар фаразлар турында кисәтте. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Гидрометеорология үзәге майның икенче яртысына да, июньгә дә авыл хуҗалыгы өчен начар һава шартларын фаразлый. Шуңа күрә һәр көн дымны саклап калуга һәм чүп үләннәренә каршы көрәшкә сарыф ителергә тиеш. Министр авыл халкын мөмкин булганча тизрәк чәчү эшен төгәлләргә һәм агротехник чараларга тотынырга өндәде.
Марат Әхмәтов сөтчелек хуҗалыклары җитәкчеләренә терлек азыгы балансларын карарга киңәш итте.
- Без әлегә беренче чабылган печәннең нинди булачагын белмибез. Шуңа күрә булган азыкларга сакчыл карагыз, - диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы өлкәсендә уңышсыз күрше Менделеевск районыннан аермалы буларак, Алабуга районы авыл хуҗалыгында уңышлылардан санала:
- Монда вәзгыять башка. Ләкин монда да җир мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тиеш. Сезнең янәшәдә зур шәһәрләр, һәм бу потенциалны кулланырга кирәк, - диде РөстәмМиңнеханов. Ул авыл халкына якындагы эре сатып алучылар - "Белая дача" һәм "Эссен" белән эшләргә киңәш итте.
Рөстәм Миңнеханов районда республика программаларының уңышлы башкарылуын билгеләп үтте. Татарстан Президенты сүзләренчә, республика җитәкчелеге эре МИЗнан тыш, кече бизнес өчен мәйданчыклар булдырырга планлаштыра:
- Безгә кешеләрнең районда калуы, аларның эше булуы мөһим, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул һава торышының республика авыл хуҗалыгы өчен начар килүен билгеләп үтте:
- Без бик тә яхшы нәтиҗәләргә өметләндек, ләкин, кызганычка каршы, һәр ел агросәнәгать комплексында проблемаларга тап булабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Җирлекләргә грант өчен районның авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президентына рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләрен, республикадан тиешле финанслауны вәгъдәләп, үзара салымга өндәде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халыкны үз авылларының мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуга җәлеп итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев