Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президентын сайлау вакыты билгеле булды

Республика башлыгын сайлауга кагылышлы мәсьәләләрне "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге төбәк сәяси советы утырышында тикшерделәр.

Монда "Бердәм Россия" нең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Әлеге чара Казанда үтте. Район җитәкчеләре аның барышын интернет аша күзәтә алды.
Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып "Бердәм Россия" фиркасе Татарстан төбәге бүлегенең 2015 елның көзендә сайлау кампанияләрендә катнашуы торды. Шулай итеп, сайлауларның бердәм көнендә, ягъни алдагы елның 13 сентябрендә, Татарстанда республика Президентын һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар булачак.
Фәрит Мөхәммәтшин искәртеп китүенчә, шушы елның сентябрендә узгын V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар халык тарафыннан партияне ышанычлы хуплауны һәм хакимияткә ышаныч булуны күрсәтте. "Бу бик зур җаваплылык, бик җитди җаваплылык. Өстәвенә, безне көтеп торучы җитди сайлау кампанияләре булачак 2015 ел алдыннан. Безгә эшне тагын да өстәргә кирәк, ирешелгәннәр белән тукталып калмаска, тынычланып утырмаска. Без алга таба хәрәкәт итәргә тиеш",- дип белдерде республика парламенты спикеры.
Фәрит Мөхәммәтшин законнар нигезендә Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә муниципаль советларга сайлаулар шулай ук катнаш система буенча булачак дип әйтеп үтте: депутатларның яртысы - бер мандатлы округлар буенча, яртысы партия исемлекләре буенча үткәреләчәк. Барлык башка округларда, шул исәптән Алабугада да, сайлаулар бер мандатлы система буенча узачак. Утырышта җирле үзидарә органнарына сайлауларга кандидатларны хәзердән үк ачыкларга кирәклегенә шулай ук басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев