Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга «Путин түләүләре» өчен якынча 8,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән

Республикада 800 меңгә якын балигъ булмаган бала дәүләт ярдәменә дәгъва итә.

Татарстанга «Путин түләүләре» өчен якынча 8,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә республикада 770 меңнән артык Татарстан баласы дәгъва итә», — диелә хәбәрдә.
Татарстанда 3 яшькә кадәрге сабыйлары булган гаиләләрнең күбесе вәгъдә ителгән финанс ярдәмен алган инде. 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне бу елның 1 июненнән бирә башлыйлар.
Акчалата ярдәм алу өчен гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки шәхсән күпфункцияле үзәк аша. Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк.
«Гаризаның электрон формасын тутырганда бернинди кыенлыклар да тумый, бала туу турында таныклык, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк булачак, аларны онлайн-банкта карарга мөмкин. Иң мөһиме, гаризаны дөрес итеп, барлык раслаучы документларның мәгълүматларын дөрес күрсәтергә кирәк, бу кергән гаризаларны эшкәртү һәм түләүләрне күчерү процессын шактый тизләтәчәк», — дип китерә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафинның сүзләрен матбугат хезмәте.
Татарстанлыларны уяу булырга өндиләр, чөнки Россия Президентының балалар өчен түләү турындагы белдерүеннән соң, мошенниклар фейк сайтлары төзи башлаган. Аларның адреслары һәм дизайнлары дәүләт хезмәтләре порталына бик охшаш. Аферистларның корбаны булмас өчен, гаризаны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев