Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан районнарындагы 45 бизнес-омбудсмен вәкиленә таныклык тапшырдылар

45 вәкил дә муниципалитетларда бер елга сайланган. 

Казанда Татарстан районнарындагы 45 бизнес-омбудсмен вәкиленә таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырдылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

«Бу елның апрель аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың һәр муниципалитетында эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкилләре институты булдырырга дигән йөкләмә бирде. Менә бүген без сайлау һәм укулар үткән 45 эшкуарга таныклык тапшырдык», — дип билгеләп үтте ТР бизнес-омбудсмены Фәрид Әбделганиев.
ТР бизнес-омбудсмен вәкилләре апрель аеннан башлап контроль-күзәтү органнары тарафыннан оештырылган 230 тикшерүдә катнашкан.

45 вәкил дә муниципалитетларда бер елга сайлана, шуннан соң алар янәдән аттестация үтеп, вәкиллекләрен дәвам итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев