Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын аккредитацияләүне алып бара

Бу — алга таба аларга ярдәм чаралары комплексын булдыру өчен эшләнелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Көн тәртибендә республика территориясендә начар метеорологик шартлар чорында сәнәгать парклары резидентларына һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ташламалар бирү эшләренең барышына багышланган мәсьәләләр каралды.

Утырышның көн тәртибендәге төп темаларның берсе — Татарстан муниципаль районнарында сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру, яңа резидентларны җәлеп итү юлы белән аларны йөкләүне арттыру һәм, нәтиҗәдә, авыл җирлегендә өстәмә эш урыннары булдыру.

Утырыш барышында икътисад министры муниципаль районнар башлыкларына идарәче компанияләр белән берлектә агымдагы елның 15 августына кадәр барлык паркларга да аккредитация үтү өчен гаризалар бирүне тәэмин итү кирәклеге турында искәртте. 

Эшче төркемнең көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә корылыкка бәйле вәзгыять булды. Исегезгә төшерәбез, һава шартлары начар булу сәбәпле, муниципаль районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. 

Икътисад министрлыгы белгечләре аграрийлар өчен каралган дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләделәр. 

Шулай ук Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә гамәлдәге кредитларны реструктуризацияләү һәм озайту мөмкинлеген бирү өлешендә коммерция банклары белән даими эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев