Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасы хезмәтләре" мобиль кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителгән

Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә. Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр...

Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә. Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә. «Татарстан Республикасы хезмәтләре» - iOS һәм Android базасындагы смартфон һәм планшетлар өчен мобиль кушымта, аның ярдәмендә тиз генә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, балалар бакчасы өчен түләргә, баланың мәктәптә алган билгеләрен карарга, мәктәп картасының балансын тутырырга, табибка язылырга, балалар бакчасына чиратка басарга мөмкин. Кушымтада Татарстан халкы күп куллана торган 16 сервис эшли. Бүгенге көндә мобиль кушымтаны 350 мең тапкырдан артык урнаштырганнар. «Татар теле, рус теле белән беррәттән, республиканың төп теле санала. Электрон хезмәтләрне туган телдә башкару мөмкинлеге авыл халкы өчен аеруча мөһим, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. - Моннан тыш, бу татар теленең гамәли җәлеп итүчәнлеген һәм функциональ активлыгын арттыра". Әйтергә кирәк, мобиль кушымтаның татар версиясен эшләгәндә, терминология үзенчәлекләре игътибарга алынган. Чыгачак: http://m.tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев