Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы расланган

21 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4192 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 15 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 14 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган. 
Казанда 10, Чаллыда 12, Түбән Камада 11 кеше коронавирус йоктырган. Тукай районында 2 очрак ачыкланган. Азнакай, Әлмәт, Биектау, Лениногорск, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 21 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4192 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3059 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 32 кеше. 
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев