Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 60 яңа очрагы расланган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 3026 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 60 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
12 кеше хастаханәләргә озатылган, 48 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 10 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 17 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 10 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 8 очрак ачыкланган. 
Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан — 21, Яр Чаллы — 12, Түбән Кама — 11; Яшел Үзән, Әтнә районнарында — 4шәр, Әлки районында 3 очрак теркәлгән. Биектау районында 2 очрак, Арча, Минзәлә һәм Саба районнарында 1шәр очрак ачыкланган. 
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 3026 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, тәүлек эчендә 124 кеше савыккан. 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев