Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 65 яңа очрагы расланган

Яр Чаллы хастаханәсендә COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент вафат булган. Ир-атның үлеменә "ике яклы авыр полисегментар пневмония", шулай ук йөрәк-кан тамыры системасы авырулары китергән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 65 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

6 кеше хастаханәләргә озатылган, 59 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 8
18 дән - 30 яшькә кадәр
– 12
30 дан - 50 яшькә кадәр
– 18
50 дән - 60 яшькә кадәр
– 12
60 тан - 70 яшькә кадәр
– 8
70 тән - 80 яшькә кадәр – 4
80 нән - 90 яшькә кадәр 3 кеше.

Шәһәрләр буенча :

Казан – 21

Яр Чаллы – 6

Әгерҗе – 1

Актаныш – 1

Тукай – 1

Сарман – 1

Балтач – 3

Яшел Үзән – 3

Чүпрәле – 3

Нурлат – 1

Чистай – 4

Алабуга – 5

Әтнә – 6

Теләче – 4

Арча – 4

Питрәч – 1

Бу вакыт эчендә барлыгы 78 кеше хастаханәдән чыгарылган ( + бүген 3 кеше)

Шул ук вакытта, Чаллы хастаханәсендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган 1950 елгы ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Пациентны 13 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, 15 апрельдән ул 2нче шәһәр хастаханәсеДәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә дәваланган. Аңа Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе, авыр форма, ике яклы полисегментар пневмония дигән диагноз куелган булган,диде Галимова.

Ир-ат шулай ук йөрәк-кан тамыры системасы авыруыннан да интеккән, 23 апрельдә аны ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар.

Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Үзегезне саклагыз!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев