Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Республикасында көзге сайлаулар, чикләүләрне бетерүгә карамастан, Covid-19 таралуны профилактикалау чаралары белән узачак

Барлык тавыш бирүчеләргә битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар биреләчәк.

Татарстан учреждениеләрен чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчерү көз көне сайлау участокларында файдаланылачак куркынычсызлык чараларына йогынты ясамаячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
«Чикләүләр бетерелүгә карамастан, без вакыйгалар үсешенең төрле сценарийларына әзер булырга тиеш. Тавыш бирүне оештыруның төп приоритеты — аның барлык катнашучыларының сәламәтлеге иминлеге», — диде Кондратьев.
Тавыш бирү көннәрендә — 11-13 сентябрьдә — барлык сайлау участоклары сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр эшләячәк. Димәк, һәр сайлаучы үзе өчен уңайлы вакытта тавыш бирә алачак. Шул ук вакытта һәр сайлау участогында, кешеләр күпләп җыелмасын өчен, тавыш бирүчеләр агымы чикләнәчәк. Керү һәм чыгу юлларында дезинфекцияләүче келәмнәр һәм куллар өчен антисептик чаралар урнаштырылачак. Һәр керүченең температурасын үлчәячәкләр. Тавыш бирүнең һәр көнендә сайлау участоклары ябылганнан соң тавыш бирү урыннарын җентекләп дезинфекцияләү үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев