Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан шәһәрләре һәм районнарында яшьләр форумнары узачак

12-30 апрельдә республиканың шәһәр һәм районнарында узачак Яшьләр форумында һәр яшь кеше үз инициативасын белдерә алачак.

Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар буенча республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. 

Форум кысаларында проект сессиясе узачак. Моннан тыш катнашучыларга грант конкурсына гариза рәсмиләштерү буенча киңәшләр бирү күздә тотыла.
Иң яхшы инициативалар республика грантлар конкурсына муниципаль учреждениеләр җибәргән заявкага кертеләчәк.

Татарстанның яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен 50 миллион сум күләмендә грант ярдәме турында Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов хәбәр итте. Бу республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча гамәлгә ашырыла. 

Грантлар бирү конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.

Яшьләр форумнарын үткәрү графигы белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев