Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан штрафстоянкаларында иң күбе кыйммәтле чит ил машиналары тора

Ел башыннан Татарстан юлларында 144 бурычлы автомобиль ачыкланган һәм тоткарланган.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина сөйләгәнчә, бурычлыларның күпчелеге — 25 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге эшкә сәләтле кешеләр, һәм күпчелек өлеше — транспорт чаралары хуҗалары.
Шуңа күрә салымчылар суд приставлары белән даими рәвештә бурычлыларны тоткарлау буенча рейдлар үткәрә.
Ел башыннан Татарстан юлларында 144 бурычлы автомобиль ачыкланган һәм тоткарланган. Аларның бурычы 4 миллион сумнан артып китә. Бүгенге көндә бурычның 72 проценты түләнгән.
Штрафстоянкаларда, нигездә, кыйммәтле чит ил машиналары гына. 16 автомобильнең өчесе генә үз илебездә җитештерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев