Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу хакында хәбәр итә

Дүшәмбедән башлап яңгыр явуы һәм көчле җил булуы көтелә.

Әлегә республикада "әбиләр чуагы" булуга карамастан, киләсе атнада һава шартлары бозыла, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Ял көннәрендә көндез Казанда температура 20-23 градус җылы, әмма дүшәмбедән циклон яңгыр, җил һәм салкын алып киләчәк. Көндез температура 10-15 градус җылы, төнлә температура 2-7 градустан югары булмаячак, урыны белән кырау төшүе көтелә.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев