Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан студентларына COVID-19 чорында цифрлаштыруның роле турында сөйләделәр

Григорий Гуров һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы активистлар белән дискуссия үткәрделәр.

Пандемия тормышның күп өлкәләренә үз төзәтмәләрен кертте. Ул яшьләр тормышына да кагылды.
Дөньяда һәм илдә бүгенге вәзгыять нинди үзгәрешләр кертергә мөмкин икәнлеге турында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Россия Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Григорий Гуров Бөтенроссия студентлар лигасы слетында катнашучылар белән фикер алышты.
Дамир Фәттахов фикеренчә, хәзер яшьләр «форс-мажор» хәлләренә әзер. Студентлар спикерларга сораулар бирделәр һәм актив әңгәмә алып бардылар. Төрле темаларга сораулар яңгырады: грантлар алу ысуллары, тулай торакларны төзекләндерү, студентлар язына программа төзү һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев