Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан укучылары эшкуарлык һәм финанс мәсьәләләре белән актив кызыксыналар

Татарстан Республикасыннан 85 меңгә якын укучы «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» онлайн-олимпиадасында катнашкан.

Россиянең барлык төбәкләреннән 800 меңнән артык мәктәп укучысы «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» онлайн-олимпиадасының сынау һәм төп турларында катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасыннан 85 меңгә якын укучы бар. Бу хакта «Россия Банкы» сайтында хәбәр ителә.
1-9 сыйныф укучылары өчен ярыш 2021 елның 13 апреленнән 17 маена кадәр барды. 
«Балалар яңа белемнәр алуга ачык, финанс яктан белемле булуларын, рациональ һәм практик фикер йөртергә өйрәнергә теләүләрен күрсәтте. Бу аларга киләчәктә тәвәккәллек һәм үз акчаларың белән дөрес эш итә белүче уңышлы кешеләр булырга ярдәм итә ала», — дип билгеләп үтте Россия Банкының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Проект «Учи.ру», Россия Банкы һәм Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев