Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан укытучылары бердәм форма киюгә күчәрме? (ФОТО)

Татарстан укытучылары үзләренә бердәм форма уйлап тапкан. Әлегә мондый эксперимент республикабызның бер мәктәбендә генә булдырылгын, дип яза «Комсомольская правда».

Данлыклы Иж-Бубый мәктәбе укытучылары бар Татарстанны гаҗәпкә калдырды - иң беренчеләрдән булып тоттылар да бердәм формага күчтеләр. 1 сентябрь Белем көне линейкасында, тарихта берече мәртәбә, мәктәп укучылары да, укытучылар үзләре дә бер төрле формадан катнаштылар.
-Бердәм формага күчү фикере үткән уку елы ахырында ук туды,- дип сөйли татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния Шәймарданова. - Барыбыз бергә коллектив белән киңәшләштек, төсен, тукымасын да үзебез сайладык, - ди ул.
Укытучы формасы комплекты пиджак, чалбар, итәк, жилет һәм сарафаннан тора. Ирләр һәм хатын-кыз укытучылар өчен барлыгы 22 комплект тектерелгән.

Иж-Бубый авылы бар мөселман доньясында шушы авылда Рәсәйнең беренче хатын кыз казыясы Мөхлисә Буби тууы белән данлыклы. Үзенең бертуган абыйлары Габдулла һәм Гөбәйдулла Бубилар белән бергә ул иң атаклы мәдрәсәләрнең берсе саналган Бубый мәдрәсәсенә нигез салган.

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев