Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кошларны дәвалау, әңгәмәләр һәм этнопроектлар: Татарстан яшьләре нинди инициативаларны тормышка ашыра

Татарстанда 18 миллион сумлык проектлар гамәлгә ашырыла.

Бу Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңгәннән соң мөмкин булды. Татарстан, Чувашия һәм Түбән Новгород өлкәсеннән генә калышып, лидерлар өчлегенә керде. Татарстан 406 проект тәкъдим итте һәм шуларның 22се финалга чыкты. 
Проект авторы — «Халыкара яшьләр конгрессы» җиңүчесе Нәфис Сираҗетдинов үз проектын 8 егет һәм кыз составында эшләгән. Аның максаты — яшьләр сәясәте белән кызыксынучы кешеләр: студентлар, белгечләр, башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре белән очрашу. Очрашулар онлайн-офлайн форматта узачак. Нәтиҗәләр буенча проектлар һәм фәнни мәкаләләр җыентыгы чыгарылачак. Чараны киләсе елның апрелендә үткәрү планлаштырыла. Проектка 1,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
ION online-медиаүзәге проектын тормышка ашыру өчен 1,3 миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелгән. Әлеге проект барышында яшьләр медиапродуктлар булдыру өлкәсендә белем алачак. Бөтен Татарстаннан 500дән дә ким булмаган бала җәлеп ителәчәк. Медиаүзәк зур иҗади потенциалга ия булган балалар өчен мәйданчык булачак. Медиаүзәкне ел ахырына кадәр булдыру планлаштырыла.
Шулай ук «Кыргый хайваннар һәм кошлар өчен дәвалау стационары» проекты да иң яхшыларның берсе булды. Моның өчен 200 мең сум акча бүлеп бирелгән. Акча Казанда стационар җиһазлар сатып алуга тотылачак. «Полнолуние» хайваннарны тернәкләндерү үзәге инде 7 ел эшли. Битараф булмаган кешеләр кыргый хайваннарга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү өчен үз мөрәҗәгатьләрен җибәрәләр. 
«Кайтам» медиапроекты документаль проект Татарстанга кайтучылар турында сөйли. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 1,7 млн. сум күләмендә грант бирелгән. Альбина Закируллина — «Кайтам» медиапроекты баш мөхәррире. Ул Оренбург өлкәсендә туган. 
Хәзер kaitam.ru сайтында Япония, Финляндия, Америка, Германия, Франция, Испания, Англия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән әйләнеп кайткан геройларның тарихы тәкъдим ителгән. Һәр әңгәмә рус, татар һәм инглиз телләрендә басылып чыкты. Шулай ук сайтта герой турында фотолар һәм кыска метражлы фильмнар табарга мөмкин.
Проектны тормышка ашыру вакыты — бер ел. Билгеләнгән вакыт тәмамланганнан соң басма журнал чыгару планлаштырыла. Аны поездларда һәм аэропортларда, мәдәни һәм ял итү учреждениеләрендә, Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында табарга мөмкин булачак.

Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия конкурсының гомуми статистикасы җиңүчеләр исемлегенә Россиянең 84 субъектыннан 1110 проект кергән. Проектларга акчалата ярдәмнең гомуми суммасы 1,1 миллиард сум тәшкил итте. Шулай ук РФ 67 субъектыннан 177 югары уку йорты студентларыннан 900 миллион сумлык 377 проект җиңүче булды. Финанс ярдәменең гомуми күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итте. 2388 проект Идел буе федераль округы вәкилләре тапшырган, шулардан 161 проект авторлары җиңүче дип табылган.
Башка проектлар турында тулырак https://sntat.ru/ сайтыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев