Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан юлларында көчле бозлавык

Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә иртән һәм көндез республикада юеш кар явуы, урыны белән буран булуы көтелә

Иртәгә Татарстанда һава шартлары сизелерлек начарланачак.
ТР Гидро метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 4 декабрьдә төнлә һәм көндез республикада томан булуы көтелә. Синоптиклар фаразларына караганда, иртән һәм көндез көньяк-көнбатыш районнардан башлап юеш кар явуы, урыны белән буран булуы көтелә.
Төнлә температура 3-8 градус салкын, урыны белән 11 градус та булырга мөмкин, ә көндез температура 3 градус салкын, кичен урыны белән 2 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре булуы көтелә.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев