Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр

Вакытлыча чикләүләр М7, Казан — Оренбург һәм Казан — Ульяновск трассаларында кертелә.

ТР автомобиль юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.

Бүген М7, Казан — Ульяновск һәм Казан — Оренбург трассаларында һава торышы начарлану сәбәпле, кичке биштән — шәһәрара автобуслар, кичке җидедән — йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә.

Фаразлаулар буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Температура −22 градуска кадәр төшәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне мөмкин булган кадәр торак пунктлардан читкә чыкмаска, ә юлдагы штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8-843-533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев