Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасын укытачак

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә участок сайлау комиссияләренең кадрлар составы өчен укулар бара.

Участок комиссиясе эшенең барлык этапларын үз эченә алган лекцияләрдә 22 меңгә якын кеше онлайн режимда катнаша. Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар белем дәрәҗәсенә тест узачаклар.

— Без сайлау кампаниясенең финиш сызыгында торабыз. Сайлауларга кадәр бер айдан азрак вакыт калды. Безнең төп бурыч — участок һәм территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларының һөнәри компетенцияләрен югары дәрәҗәдә саклап калу, — дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. 

Лекцияләрнең гомуми озынлыгы 10 академик сәгать тәшкил итә, бу вакыт эчендә 22 тематик модульне узу планлаштырыла. Программада сайлау процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү турында лекцияләр каралган, аерым модуль сайлау участогында стресс хәлләрен булдырмауга багышланган. Белем бирү программасын ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, бүлек җитәкчеләре, аппарат хезмәткәрләре һәм профильле экспертлар алып бара.

Исегезгә төшерәбез, 17, 18 һәм 19 сентябрьдә Россия Федерациясе сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү узачак. Шулай ук Татарстанда аерым округларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев