Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан үзмәшгульләре илкүләм проект кысаларында фотога төшерү нигезләре буенча мастер-класста бушлай катнаша ала

Яшь һәм тәҗрибәле фотографлар фотога төшерү буенча осталыкларын арттыра ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Минем Бизнес» төбәк үзәгендә үзмәшгульләр өчен «Уңышлы бизнес алып бару өчен фотога төшү» дип аталган укулар үткәрәчәк. Яшь һәм тәҗрибәле фотографлар фотога төшерү буенча осталыкларын арттыра ала.

19 августта узачак фотога төшерү буенча мастер-класс кысаларында катнашучылар бизнес-портретларны төшерү, фотода продуктны ничек күрсәтү серләре (тенденцияләр һәм хаталар), төрле сторисларны ничек төшерергә, яхшы контент-мейкерны ничек табарга, төшерүнең сыйфатын бәяләүче параметрлар, уңышлы ракурсны ничек сайларга, һәм башка серләргә төшенә алачак. 

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты актив тормышка ашырыла.

Үзмәшгульләр өчен мастер-класс Эшкуар йортында (Казан шәһәре, Петербург ур., 28) узачак. Чара ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының YouTube-каналында трансляцияләнү белән оффлайн форматында планлаштырылган. Катнашу бушлай.

Укуларда катнашу өчен үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән булырга һәм сылтама буенча гариза бирергә кирәк. 

Спикер: Тимур ШӘЙХЕТДИНОВ — фотограф, видеограф, режиссер, эшмәкәр, укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев