Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 1 сентябрьдә сигез яңа мәктәп ачылачак

Шулай ук 19 балалар бакчасы да эшли башлаячак.

Татарстанда яңа уку елында беренче тапкыр 56 679 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Билгеләп үтик, узган ел белән чагыштырганда быел 5 358 балага күбрәк. 
ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда сигез яңа мәктәп һәм 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли башлаячак. 
Татарстан өч илкүләм проектны — «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән», шулай ук алты федераль программаны гамәлгә ашыруда катнаша, алар арасында — «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», «Киләчәк укытучысы». 
Министр педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ә укучыларга киләсе уку елында бик яхшы билгеләр генә алуларын теләде. 
Яңа уку елында Алабуга районында 23 гомуми белем бирү учреждениесе эшләячәк. Аларда 9651 бала белем алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев