Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 200 меңнән артык кеше РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча өйдә тавыш бирде

Сайлаучыларга бюллетень, ручка, битлек һәм перчаткалар булган махсус стериль җыелмалар бирү каралган иде.

Татарстанда 200 меңнән артык кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча өйләрендә тавыш бирде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.

Гражданнар янына килгән күзәтүчеләр һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары экраннар, битлекләр, перчаткалар һәм халатлар белән сакланды. Һәр сайлаучыга махсус җыелма бирү каралган иде, аны фатирга яки йортка керү ишегенә беркетеп калдырганнар.

«Аның эчендә бюллетень, корешок (китаптан өземтә, әлеге китапта гражданин бюллетень алуын раслап кул куя), ручка, битлек һәм перчаткалар. Җыелма ишек тоткасына эленә, ишеккә шалтыраталар. Сайлаучы ачып, пакетны ала, битлек һәм перчаткалар кия. Тавыш бирә, аннан соң бюллетеньне ишек алдында куелган тартмага төшерә», – дип аңлатты спикер.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә өйдә тавыш бирүгә бер генә шикаять яки кисәтүләр дә килмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев