Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2021 елда Иделне сәламәтләндерүгә 544 млн сум акча каралган 

Киләсе елда әйләнә-тирә мохитне саклауга 975,5 миллион күләмендә акча тотылачак. 

Татарстан бюджетында Идел елгасын сәламәтләндерү эшләренә 2021 елда 544 миллион сум күләмендә чыгымнар каралган. Әлеге мәгьлүматны ТР финанс министры урынбасары Алла Анифимова хәбәр итә.
Җитәкче сүзләренчә, киләсе елда әйләнә-тирә мохитне саклауга 975,5 миллион күләмендә акча тоту планлаштырыла. Аның ярты миллионы Идел елгасын сәламәтләндерүгә юнәлдереләчәк.
Киләсе елда авыл хуҗалыгын үстерүгә Татарстан казнасына 13 млрд сум акча салынган, дип хәбәр итә министр урынбасары.
Түләмәдән (сибирская язва) үлгән терлекләр күмелгән үләт базларын һәм биотермик чокырларны саклауга 2021 елда 43,5 миллион бүлеп бирелә. Хуҗасыз хайваннар санын җайга салу, аларны тоту һәм карап торуга 56,7 миллион каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев