Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2030 елга ярлылар санын 3,3 процентка киметергә планлаштыралар

Бу ел мәгълүматлары буенча Татарстанда ярлылар өлеше 7,4 процент тәшкил итә.

Татарстанда 2030 елга ярлылар санын 3,3 процентка киметергә планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат илкүләм проектларны мониторинглау буенча эш төркеме утырышында хәбәр ителде. 
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, безнең республикада әлеге мәсьәлә эшкә урнаштыру һәм хезмәт хакын арттыру ярдәмендә хәл ителәчәк. 
Бу ел мәгълүматлары буенча Татарстанда ярлылар өлеше 7,4 процент тәшкил итә. Социаль контракт ярдәмендә бу санны 4,1 процентка киметү планлаштырыла. 
Социаль контракт ярдәмендә ярлы гаиләләр дәүләт белән килешү төзи алачак. Гражданин эшкә урнашып эшли башласа, дәүләт МРОТ күләмендә өстәмә рәвештә түләү билгели.
Моннан тыш, дәүләт һөнәри белем курслары өчен түли. Өч айлык курслар өчен 10 085 сум каралган. Үз эшен башларга теләүчеләр бер тапкыр түләнә торган 50 мең сум алырга мөмкин. 2020 елда Татарстанда 6,2 меңнән артык социаль контракт төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев