Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2,5 мең социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар

Учреждениеләрне интернетка тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

2021 елда Татарстанның 2 557 социаль әһәмияткә ия булган объекты югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. Бу максатларга федераль бюджеттан 1 млрд сумга якын акча күчереләчәк. Гомумән алганда кертемнәр 2 млрд сум тәшкил итәчәк. 

Учреждениеләрне интернетка тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Җәлеп ителгән федераль средстволар буенча Татарстан төбәкләр арасында алдынгы рәттә. Шуның исәбендә интернет төбәкнең 1 755 социаль объектында барлыкка киләчәк. 

Моңа кадәр без 2020 елда Алабуга районында 16 объектның интернетка тоташтырылуы турында язган идек инде. Бу — 11 мәктәп, Әлмәт, Морт һәм Лекарево авыл җирлекләре исполкомнары, Мальцево һәм Олы Качка авылларындагы ФАПлар. 2021 елда Интернет тагын 8 объектта барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев